Яхшылык нурлары бүләк итик (6+)

2 декабрь көнне 17 нче санлы китапханәдә Халыкара инвалидлар көненә багышланган «Яхшылык нурлары бүләк итик» дигән аралашу сәгате узды. 

лучики добра
IMG_20221202_113542 (1)
IMG_20221202_114837
IMG_20221202_114625
IMG_20221202_115509

Китапханәче балаларга зур батырлыкка, гадәти булмаган ихтыяр көченә ия һәм тормыш сөючән, әмма сәламәтлекләре чикләнгән үзенчәлекле кешеләр турында сөйләде. «Мөмкин булмаганнар да мөмкин…» видеоязмасын карап, балалар шуны аңлады: авырлыкларга карамастан, инвалид кешеләр югары үрләргә ирешә, танылган шәхескә әверелә ала. Алар арасында колаклары ишетми башлаган, әмма даһи җырлар иҗат итүен дәвам иткән, танылган немец композиторы Людвиг ванн Бетховен, Советлар Союзы герое, легендар очучы Алексей Петрович Маресьев һ.б. 

Шуннан соң балалар чәчелгән сүзләрдән танылган рус мәкальләрен җыйдылар һәм аларның нинди яхшы гамәлләр кылуы турында сөйләделәр. Шулай ук балалар игътибарына В. Катаевның «Цветик – семицветик», В. Короленконың «Слепой Музыкант», И.С. Тургеневның «Муму» һ.б. китаплары тәкъдим ителде, анда алар әсәр геройларына карата үз мөнәсәбәтләрен белдерде. 

Чара азагында яшь китап сөючеләр Мәрхәмәтлек Йөрәгендә сәламәтлекләре чикләнгән кешеләргә үзләренең иң ихлас теләкләрен язды. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: